+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Барысы да прививка турында

Сишәмбе Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында оештырылган чираттагы брифингны сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова һәм “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина алып барды. Белгечләр күп сорауларга җавап бирде.

Сишәмбе Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында оештырылган чираттагы брифингны сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова һәм “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина алып барды. Белгечләр күп сорауларга җавап бирде.
— Мөмкинлекләре чикле гражданнарны вакциналау ничек оештырылган?
— Мөмкинлекләре чикле гражданнарны вакциналау республика медицина учреждениеләренең мобиль бригадалары тарафыннан оештырылган, алар әлеге процедураны уздыру өчен кирәкле барлык әйберләр белән өйләргә килә. Моның өчен гражданга яшәү урыны буенча поликлиникага мөрә­җәгать итәргә кирәк.
— Башкортстанга “КовиВак” кайтты, бу вакцина белән кайда прививка ясатырга була?
— Дәваханәләрдә һәм яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина­лауның мобиль пунктларында иммунлаштыруны Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшләү федераль фәнни үзәгендә әзерләнгән “КовиВак” вакцинасы белән узарга мөмкин. Әле бу вакцина 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган төркемдә генә кулланыла ала. Җыелган анамнез һәм амбулатор карта нигезендә вакциналану алдыннан табиб нәкъ менә шушы вакцинаны кертү зарурлыгын хәл итә. Ул 14 көнгә интервал белән ике тапкыр кертелә.
— Сәламәтлек поездларында “КовиВак”ны “ЭпиВакКорона” урынына алырга мөмкинме?
— Юк. “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында вакциналау үткәрү өчен “ЭпиВакКорона” вакциналары билгеләнгән. “КовиВак” вакцинасы республикага 2300 доза күләмендә кайтарылды. Алга таба әлеге вакцина җитәрлек күләмдә кайтканда, аны сәламәтлек поездларына җибәрү мәсьәләсе каралачак.
— Гомумән алганда, эпидемиологик хәл нинди?
— Республикада эпидемиологик хәл тотрыклы. Бүгенге көндә таралу коэффициенты бер берәмлек тәшкил итә, бу эпидпроцессның тотрыклылыгы турында сөйли. Бер тәүлектә авырулар санының үсеше 0,24 процент тәшкил итә, соңгы атнада – 0,21 процент. 60 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында авырулар санының югары проценты саклана. Балалар арасында авырулар санының кимүе күзәтелә. Башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән яңа коронавирус инфекциясен йоктырып кайту очраклары саны арта.
Бүгенге көндә covid-19 авыруыннан бердәнбер саклану чарасы — вакцина. Республикага вакциналар җитәрлек күләмдә кайтарылган.
— Бала лагерьга җыена. Аны ни хакында кисәтергә һәм эпидемиология иминлеге турында нинди мәгълүмат бирергә кирәк?
— Җәйге сәламәтләндерү учреж­дениеләрен ачуга әзерлек актив бара. Агымдагы елда эш процессы яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен аерым шартларда узачак. Шәһәр читендәге җәйге лагерьлар махсус автоном режимда эшләячәк. Лагерьның барлык хезмәткәрләре дә, һичшиксез, эшли башлаганчы, өч көннән дә соңга калмыйча, вакциналана яки ПЦР ысулы белән тикшерү уза. Балаларга бу мәҗбүри түгел, әмма алар медицина тикшерүен үтәргә тиеш.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас