Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 37931гә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 169 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 27се авыр хәлдә. Бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1390 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 121 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 35854.
Кызганычка каршы, ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын ике якташыбыз бу инфекциядән савыга алмады. Республикада ковид корбаннары 518гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы 24 сәгатьтә бу диагноз 121 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә
3 059 554 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: ladimir.tsargrad.tv