Янә 90 кешедә коронавирус ачыкланган.
Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирустан өч пациент вафат булды. Бу хакта бүген республиканың инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итте. Шулай итеп, төбәктә COVID-19дан үлгән кешеләрнең гомум саны 521гә җитте.
Тәүлек эчендә авыруның тагын 90 очрагын ачыклаганнар. Пандемия башланганнан бирле инфекцияләнүчеләрнең гомум саны 38 111 кеше тәшкил итте. Соңгы тәүлектә 95 пациент савыккан.
Мониторинг башыннан Башкортстанда яшәүче 36 059 кеше авыруны җиңде. Республикада пандемия башланганнан бирле SARS-CoV-2дә 3 миллионнан артык тест үткәрелде.