Билгеле табиб Александр Мясниковка ничә яшь икәнен беләсезме? 67! Ул бу хакта чираттагы тапшыруында үзе сөйләде. "67 яшемдә мин 30 яшьлек ир-егетләр өчен исәпләнгән ГТО нормаларын иң югары балларга тапшырдым", - диде ул, горурланып. Яшь булып калу серләре белән дә бүлеште белгеч.
Доктор Мясников ассызыклавынча, адәм баласының яшен ике төрле билгеләп була: берсе аның - паспорттагы, ә икенчесе - биологик яше. Бу ике күрсәткеч арасында аерма бик зур булырга да мөмкин, барысы да күп очракта кешенең үзеннән һәм, әлбәттә, геннарыннан тора.
Дөрес итеп тукланганда, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда паспорттагы яшеңнән күпкә яшьрәк булырга мөмкин, ди Мясников. Ул үзе көн саен чама хисен белеп спорт белән шөгыльләнә, туклануда яшелчәләргә өстенлек бирә.
Бүген яше-карты өчен иң хәвефле күренешләрнең берсе - артык килограммнар җыю, нәкъ менә ул бихисап авыруларга юл ача, ди табиб. "Коронавирус дип чаң кагабыз, ә бит симерү аркасында вафат булучылар берничә тапкыр күбрәк", - ди Мясников.
Артык килограммнар җыелуның төп сәбәпләренең берсе - кичен, ятар алдыннан ашау гадәте. Шунысы да бар: бала чакта симез кеше, гадәттә, гомер буе шулай булып кала, шуңа күрә балаларыгызны беркайчан да кыстый-кыстый ашатмагыз, ди табиб.
Буй-сынның зифалыгын саклар өчен Мясников иртәнге ашны калдырмаска өнди, ә менә төрле фастфудлар, чипсылардан баш тартырга туры киләчәк. Йокы туймау да артык килограммнар җыюга сәбәп булуы ихтимал, чөнки энергия дефициты күбрәк ашарга этәргеч ясый.
Фото: tuapsevesti.ru