+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Өзелә әле һаман гомерләр...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38201гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38201гә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 90 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 159 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1368 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 93 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 36 152.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның инфекцияне җиңә алмавы билгеле булды. Барлыгы төбәктә бу авырудан өзелгән гомерләр саны 522гә җитте.
Пневмония дә чигенми әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 94 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 075 078 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Әле республикада 1523 йогышлы авырулар койкасы гамәлдә. Буш койка фонды 30 процент тәшкил итә.
Фото: abakan.bezformata.com
Читайте нас