Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган «Башкортстан Республикасында шикәр диабеты белән бәйле хәл мониторингының төп аспектлары» дигән «түгәрәк өстәл»дә эндокринология өлкәсендә Русиянең әйдәүче белгечләре һәм төбәктә сәламәтлек саклаугы оештыручылар шикәр диабетының актуаль проблемалары турында фикер алышты.
Республикада диабетологик ярдәмне камилләштерү буенча алдагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. Шулай ук Русия Федерациясе төбәкләрендә диамобиль экспедицияләренең роле турында фикер алыштылар. Көннең төп вакыйгасы — Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология фәнни-тикшеренү институты" учреждениесе белән Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую.
Башкортстанга диамобиль икенче тапкыр килә. Моңа кадәр ул төбәктә 2005 елда, “Шикәр диабеты” федераль максатлы программасын тормышка ашыру кысаларында булган иде.
Әле Башкортстанда шикәр диабеты булган 116910 кеше теркәлгән. Республикада бу авыру буенча проблемаларга зур игътибар бирелә. Шуңа күрә Эндокринология институты белән хезмәттәшлекнең файдасы зур.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы