Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 167 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 30ы авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1354 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 82 кеше коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 36335.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы 24 сәгатьтә янә өч якташыбызның бу инфекциядән савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы вафат булучылар саны 525кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз янә 112 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 088 228 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.