Шикәр авыруын табиблар заман афәтләренең берсе, ди. Бу хәвефле чирнең беренче билгеләрен йөздән үк күреп була икән. Һәрхәлдә, моның ике билгесен көзгегә карап та ачыклый аласыз.
Бу очракта сүз икенче типтагы шикәр авыруы хакында бара. Канда шикәр күләменең артуын элеккегә караганда сизелерлек суырылып, тартылып киткән йөз күрсәтә.
"Әгәр дә сез бернинди диетага да утырмыйча һәм туклану режимыгызны үзгәртмичә, физик йөкләнешләрне арттырмыйча ябыга башлыйсыз икән, бу хәвефләнергә урын бар дигән сүз! Тиктомалдан йөзегез тартылып китсә, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Бу икенче типтагы шикәр чиренең башлану булуы ихтимал", - ди белгечләр.
Алар аңлатуынча, авыруның бу төре булганда организмда глюкозаны үзләштерү процесслары бозыла. Энергия өчен глюкоза түгел, ә май катламы алына башлый. Шулай итеп, ярты ел эчендә генә дә кеше гәүдә авырлыгының 5 процентын һәм аннан да күбрәген югалтырга мөмкин.
Шикәр авыруы башлануы хакында йөздән күренүче киң таралган тагын бер билге - күз кабагына еш кына арпа чыгу. Диабетлы кешеләрнең организмы стафилококк бактериаль инфекциясенә тиз бирешә, шул сәбәпле аларны арпа да еш җәфалый.
Күз алларының томанланып торуы, эчеп тә сусаганлык тойгысы басылмау, баш авырту, косасы килү - мондый билгеләр күзәтелгәндә дә кичекмәстән дәваханәгә барып, барлык тиешле анализларны тапшыру мотлак.
Фото: vyboroved.ru