+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2021, 10:20

Киңкүләм вакциналау дәвам итә

Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 428 460 дозасын алган инде.

Төбәк «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» вакциналарының 428 460 дозасын алган инде.
7 июньгә булган күрсәткечләр буенча, беренче компонент белән республиканың 384 472 кешесе вакциналанган, икенче компонентны 295 278 кеше ясаткан. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән чираттагы оператив киңәшмәдә вице-премьер — сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Коронавирустан привиканы регистратуры яисә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылып, вакциналануынң 170 пунктында ясатырга була, шул исәптән мобиль пунктларда. “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында сәламәтлек поездларында да вакциналану мөмкинлеге бар. Автопоездлар алты маршрут буенча эшли.
14 майда старт алган конкурс та дәвам итә. Анда катнашыр өчен прививка ясатып, уникаль кодлы флаер алырга һәм “Здоровая Уфа” сайтында теркәргә кирәк. Кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән Уфадагы бер бүлмәле фатир, 23 июньдә “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында уйнатылачак. Акция 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Максим Забелин белдерүенчә, әле республикада 1443 йогышлы авырулар койкасы гамәлдә, буш койка фонды 35 процент тәшкил итә.
31 майдан 6 июньгә кадәр республиканың ковидка каршы ситуацион үзәге 2 236 мөрәҗәгать эшкәрткән. Барлыгы 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтәгә 88 491 шалтырату килгән. Әле мөрәҗәгатьләр күпчелек очракта коронавирустан тест нәтиҗәләрен ачыклау, вакциналануга язылу, амбулатор дәвалануга кагыла.
Радий Хәбиров республикада сабантуйлар башлануын искә төшерде, алар спиртлы эчемлекләрсез үтә. Алдагы айларда төбәк Бөтендөнья фольклориадасы, “Молодые профессионалы” чемпионаты, юниорлар арасында спорт көрәше буенча Дөнья беренчелегендә катнашучыларны кабул итәчәк. Шуңа барлык чараларның санитар-эпидемиологик таләпләрне искә алып үткәрелүе мөһим.
Фото: https://glavarb.ru/
Читайте нас