+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2021, 10:20

Таҗыңны кайчан салырсың, вирус?!

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38834кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38834кә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 91 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 163 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1344 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 18 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 36 795.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Бүген тагын бер якташыбызның коронавирустан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы Башкортстанда бу инфекциядән 533 кешенең гомере өзелде.
Пневмония дә чигенми әле. Бер тәүлектә бу диагноз янә 103 кешегә куелган. 94 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 113 220 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: freepik.com
Читайте нас