+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 июнь 2021, 06:35

Яңа ФАПлар төзү дәвам итә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Шаран районының Папановкасында хәзер яңа, уңайлы, заманча фельдшер-акушерлык пункты бар. Бу ФАП үз һөнәренең остасы, бик белемле һәм намуслы фельдшер, “СССРның сәламәтлек саклау отличнигы” Иван Дмитриевич Васильев хөрмәтенә төзелде. Кызганычка каршы, 2018 елда ул вафат булды.
Иван Дмитриевич эшләгән елларда ФАПка караган авылларда балалар үлеменең бер очрагы да булмады, тиф, дифтерия авырулары таралуга юл куелмады.
“2021 елда сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында Шаран районында модульле алты ФАП төзергә планлаштырабыз, алар — Тархан, Урсай, Писарево, Иске Тумбагыш, Анисимова Поляна һәм Яңа Таулар авылларында.
Шулай булырга тиеш тә, чөнки авыл кешеләре элементар сораулар белән дәваханәгә барырга, чиратларда торырга тиеш түгел. Быел Башкортстанда барлыгы 65 ФАП төзиячәкбез.
Һәммәгезгә сәламәтлек телим!” — дип язган төбәк җитәкчесе үзенең постында.
Фото: https://vk.com/radiyhabirov
Читайте нас