+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 Июня 2021, 12:55

28 якташбыз авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38923кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 38923кә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 89 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 181 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, биш кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1239 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 176 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 36 971.
Соңгы 24 сәгатьтә төбәктә коронавирустан вафат булучылар теркәлмәгән. Барлыгы бу инфекция 533 якташыбызның гомерен алып китте.
Пневмония очраклары көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 106 кешегә куелган. 103 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 118 809 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: nsk.aif.ru
Читайте нас