+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 июнь 2021, 10:09

Лимонад эчмәгез! Акылыгыз кими!

Лимонад һәм шикәрле сутлар адәм баласының хәтерен начарайта, баш миен киптерә. Моны галимнәр махсус тикшеренүләр барышында дәлилләгән.

Лимонад һәм шикәрле сутлар адәм баласының хәтерен начарайта, баш миен киптерә. Моны галимнәр махсус тикшеренүләр барышында дәлилләгән.

Лимонад һәм шикәрле сутларның баш мие эшчәнлеге өчен бик зыянлы булуы ачыкланган.
Алар баш миенең мәгълүмат кабул итү һәм хәтер өчен җаваплы өлешен эштән чыгара икән. Нәкъ менә шикәрле эчемлекләр баш миенең вакытыннан алда картаюына китерә, аның күләмен кечерәйтә, ди галимнәр.

Бу уңайдан яшь кимерүчеләрдә тәҗрибәләр үткәрелгән. Беренче төркемдәге күселәргә шикәрсез азык биргәннәр, ә икенче төркемдәгеләрнекенә гел шикәрле су кушканнар. Нәтиҗәдә икенче төркемдәге күселәр моңа кадәр таныш булган объектларны да танымый башлаганнар.

Галимнәр аңлатуынча, шикәрле мохиттә организмда зыянлы бактерияләр (парабактероидлар) күпләп үрчи, менә алар акылны киметә дә инде.
Яшь вакыттан шикәр куллану хәлне тагын да ныграк катлауландыра.

Көненә ике стакан лимонад яки сут эчкән кешенең Альцгеймер авыруына дучар булу хәвефе бермә-бер арта.

Фото: islam-today.ru


Читайте нас