+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 июнь 2021, 10:35

Бәйрәмнәрдә медицина ярдәме ничек күрсәтеләчәк?

Русия көне ял көненә туры килү уңаеннан 14 июньдә ял итәбез. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә халыкка медицина ярдәме вакытында күрсәтеләчәк.

Русия көне ял көненә туры килү уңаеннан 14 июньдә ял итәбез. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә халыкка медицина ярдәме вакытында күрсәтеләчәк.
Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче оешмалар түбәндәге режимда эшләячәк:
12 июньдә - шимбә графигы буенча 8-17 сәгатьләрдә, чакырулар, шул исәптән ашыгыч чакырулар, 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
13 июньдә — ял көне, өлкәннәрне коронавирустан вакциналау 8-16 сәгатьләрдә башкарыла;
14 июньдә эш шимбә графигы буенча, 8-17 сәгатьләрдә, чакырулар, шул исәптән ашыгыч чакырулар, 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
12 һәм 14 июньдә медицина оешмаларында җитәкчелекнең кизү торуы оештырыла. Ашыгыч ярдәм бригадалары, травмпунктлар, медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Стационар бүлекчәләрдә пациентларны дәвалау өчен резерв койкалар, дару запасы, вакытында ашыгыч һәм план буенча ярдәм оештыру каралган.
Фото: healing.su
Читайте нас