Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 39 мең 193кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 95 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 185 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, 3 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1219 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 67 кешенең коронавирустан савыгуы расланган, барлыгы савыгучылар саны — 37252.
Кызганычка каршы, төбәктә ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын ике якташыбызның инфекциядән савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы каһәрле авыру аркасында республикада 537 кеше вафат булды.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз янә 101 кешегә куелган. 112 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 138 466 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.