+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 июнь 2021, 14:40

Коронавирус белән авыручы 28 кеше авыр хәлдә

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 39 мең 285кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 92 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 39 мең 285кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 92 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 173 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, 3 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1233 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 89 кешенең коронавирустан савыгуы расланган, барлыгы савыгучылар саны — 37341.
Кызганычка каршы, төбәктә ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын бер якташыбызның инфекциядән савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы авыру аркасында республикада 538 кеше вафат булды.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Бер тәүлектә бу диагноз янә 109 кешегә куелган. 98 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас