+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 июнь 2021, 11:10

Борчылырга нигез бар...

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәккә 467 820 доза вакцина кайткан.

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәккә 467 820 доза вакцина кайткан.
15 июньгә булган мәгълүмат буенча, беренче компонент белән 402 804 кеше вакциналанган, икенче компонентны 326 066 кеше алган. Бу хакта вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Коронавирустан прививканы регистратура яисә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылып, вакциналануың 170 пунктында ясатырга була, шул исәптән мобиль пунктларда.
“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе кысаларында сәламәтлек поездларында да вакциналану мөмкинлеге бар. Автопоездлар алты маршрут буенча эшли.
14 майда старт алган конкурс та дәвам итә. Анда катнашыр өчен прививка ясатып, уникаль кодлы флаер алырга һәм “Здоровая Уфа” сайтында теркәргә кирәк. Кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән Уфадагы бер бүлмәле фатир, 23 июньдә “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында уйнатылачак. Акция 20 июньгә кадәр дәвам итә.
Республикада 1200 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Буш койка фонды 17 процент тәшкил итә.
7-14 июньдә июньдә республиканың ковидка каршы ситуацион үзәге 3 193 мөрәҗәгать эшкәрткән. Барлыгы 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтәгә 91 115 шалтырату килгән. Әле мөрәҗәгатьләр күпчелек очракта коронавирустан тест нәтиҗәләрен ачыклау, вакциналануга язылу, амбулатор дәвалануга кагыла.
— Русиядә авыручылар буенча статистика үсеше күзәтелүен күрәбез. Мәскәү, кайбер төбәкләр 20 июньгә кадәр ял көннәре игълан итте, — диде Радий Хәбиров. — Кагыйдә буларак боларның барысы да безгә килә. Безнең борчылырга нигез бар дип уйлыйм. Уйланырга да урын бар.
Радий Хәбиров алдагы айларда төбәкнең Бөтендөнья фольклориадасы, “Молодые профессионалы” чемпионаты, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә катнашучыларны кабул итәчәген искә төшерде. Шуңа барлык чараларның санитар-эпидемиологик таләпләрне искә алып үткәрелүе мөһим.
Фото: https://glavarb.ru/
Читайте нас