Кызганычка каршы, ковид дигән афәт һаман чигенми әле. Киресенчә, кайбер төбәкләрдә авыручыларның артуы күзәтелә. Бу инфекциядән ничек котылырга, аны ничек җиңәргә соң? Котылу юлы бер генә — коллектив иммунитет булдыру. Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналанырга тиеш.
Прививка ясатырга берничә юл белән язылып була: Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасыаша яисә https://doctor.bashkortostan.ru/ сайтында, Колл-үзәкнең бердәм номеры — 122 телефоны буенча һәм Ковидка каршы ситуацион үзәктә (8 347 218 19).
Вакциналанырга барганда үзең белән паспорт, СНИЛС һәм мотлак медицина страховкалавы полисы алырга кирәк.
Беренче этапта медицина хезмәткәре тикшерә. Шуннан соң вакциналау турында карар кабул ителә. Прививка ясарга каршылыклар булмаса, вакцинаның беренче компоненты кертелә. Вакциналанганнан соң кеше мотлак рәвештә 30 минут күзәтү астында була.
Икенче этап 21 көннән соң үткәрелә. Шулай ук табибка килеп тикшерелергә һәм икенче компонентны ясатырга кирәк.
Вакцинаны ике тапкыр кертү схемасы озайлы иммунитет булдыра. Ул ике елга кадәр саклана.
Тулырак мәгълүматны Вакцина.стопкоронавирус.рф. сайтында алырга була.
Вакцииналанудан соң кешегә электрон сертификат бирелә. Бу хакта тулырак укыгыз: health.bashkortostan.ru/activity/27353/