Әле республика дәваханәләрендә 188 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 27се авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1411 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 121 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 37508.
Кызганычка каршы, республикада коронавирус инфекциясеннән гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә өч якташыбыз бу чирне җиңә алмады... Шулай итеп, Башкортстанда ковид корбаннары саны 549га җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 106 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 159 323 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.