+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 Июня 2021, 13:11

Супермутант чыкканчы вакцина ясатыйк!

Русиялеләрнең күпчелеге коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатудан һаман читләшеп йөри. Нәтиҗә буларак, илебездә әлеге афәтнең өченче дулкыны башланды. Табиблар фаразлавынча, ул бихисап гомерләрне өзәчәк.

Русиялеләрнең күпчелеге коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясатудан һаман читләшеп йөри. Нәтиҗә буларак, илебездә әлеге афәтнең өченче дулкыны башланды. Табиблар фаразлавынча, ул бихисап гомерләрне өзәчәк.

Илебездә коронавирусның һинд штаммы йөри, тик озакламый, белгечләр әйтүенчә, Русия штаммы да барлыкка килергә мөмкин. Күпчелегебезнең җавапсызлыгыгы аркасында хәлләр бик фаҗигале төс алуы ихтимал, чөнки ковидның яңа төре мутант кына түгел, ә супермутантка әверелүе бар.

"Тиз көннәрдә Мәскәү шәһәре үз мутантларын чыгарачак, - дип яза "Лайф", Гамалея исемендәге эпидемиология и микробиология гомумдәүләт тикшеренү үзәге директоры Денис Логунов сүзләренә нигезләнеп. - Илебез башкаласында һәр почмакта диярлек ковидка каршы вакцина ясату оештырылган, ә халык ни сәбәп беләндер аларны урап уза".

Белгечләр әйтүенчә, үзенең һәм якыннарының сәламәтлегенә ваемсыз мөнәсәбәт күрсәтүчеләр куркыныч авыруны таратып йөриләр дә инде.

Шул ук вакытта коронавирус буенча статистика көннән-көн начарлана. Мәскәүдә генә дә бер тәүлек эчендә 7 мең кеше ковид йоктырган, ә Русиядә 15 меңләп кеше таҗлы вирус эләктергән, авыр хәлдәгеләр бик күп.

Ә сез вакцина ясаттыгызмы, дуслар?

Фото: lenta.ru


Читайте нас