+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2021, 12:00

Безнең табиблар мактауга лаек!

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында узды.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Тантаналы чара Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында узды.
Андрей Назаров чарада катнашучылар йөзендә республиканың барлык медицина хезмәткәрләрен котлады, Башкортстан халкының сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
— Бу бәйрәм көнендә Сезгә республика халкы, республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров исеменнән, шәхсән үз исемемнән хезмәтегез, һөнәр сайлауда кыюлыгыгыз өчен рәхмәтебезне белдерү бик мөһим. Ул бик тирән белем, ә иң мөһиме - даими рәвештә үз-үзеңне корбан итүне таләп итә. Бер тапкыр бу һөнәрне сайлагач, сез гомерегез буе гражданнарыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшнең алгы сызыгында каласыз,— диде республика Премьер-министры.
Андрей Назаров котлау чыгышында пандемия чорында барлык табибларның, шәфкать туташларының мөһим ролен билгеләп үтте.
— Узган ел коронавирус эпидемиясе белән бәйле катлаулы чорда да, быел да сезгә профессиональ һәм әхлакый йөкләмә күп төшә. Тик бу Башкортстанда югары һөнәри осталыкка гына түгел, ә бай рухи дөньяга ия булган иң яхшы медицина хезмәткәрләре эшләвен тагын бер кат раслый. Еш кына мондый ярдәм мөһим булып тора, - дип ассызыклады Премьер-министр һәм Башкортстан Хөкүмәте алга таба да тармакка һәр җирдә ярдәм күрсәтәчәк, дип ышандырды.
— Без республикада сәламәтлек саклауның техник базасын ныгыту, сезнең иң заманча җиһазларда уңайлы шартларда эшләвегез өчен барысын да эшлибез, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Премьер-министр кулыннан лаеклы хезмәт күрсәткәннәр югары бүләкләр алды. Пирогов ордены, Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы, Русия Федерациясе Президенты Рәхмәте, Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасы, Башкортстан Хөкүмәтенең Почет грамотасы, Башкортстан Хөкүмәте Рәхмәте белән Башкортстандагы медицина тармагының 34 вәкиле бүләкләнде.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/
Читайте нас