— Без бүген сезне рәхмәтләребезне җиткерергә чакырдык. Барлык республика халкы исемннән рәхмәт сезгә! Хезмәтегез, ярдәмегез, ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен рәхмәтлебез, — дип мөрәҗәгать итте республика Башлыгы табибларга. — Сез иң гуманлы һөнәр ияләре. Гомерләрне коткаручылар һәм тормышка кайтаручылар. Игълан ителмәгән сугышта һәрвакыт алгы сызыктасыз, — дип белдерде Радий Хәбиров табибларның коронавирус белән көрәштәге батырлыкларын да искә алып.
Яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә үзләрен аямаган, үзләре дә авыру корбаннары булган медицина хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Республика Башлыгы табиб һөнәренең зур җаваплылык таләп итүен билгеләде, республиканың медицина хезмәткәрләренә уңайлы эш шартлары булдыру буенча күп эшләр башкарылуын санап китте, яңа медицина учреждениеләре төзелүен, реконструкцияләнүен әйтте.
Радий Хәбиров республикабыз табибларының казанышларын да билгеләде, бездә дөньяның берничә медицина үзәгендә генә башкарылган катлаулы операцияләрнең ясалуын әйтте.
Аеруча казанышларга ирешкән медицина хезмәткәрләре Пирогов, II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденнары, Лука Крымский медале, Русия Федерациясенең Почет грамотасы, Башкортстанның Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде, “Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе”, “Башкортстанның атказанган табибы” исемнәренә лаек булды.
Төбәк җитәкчесе коронавирус инфекциясенең әле җиңелмәвен дә билгеләде, табибларның инфекциягә каршы көрәшне дәвам итүен сорады һәм вакциналануның мөһимлеген ассызыклады.