+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2021, 06:45

Иң шәфкатьле һөнәр ияләре!

Бүген республикабыз башкаласында Медицина хезмәткәрләре көне зурлап билгеләп үтелә. Уфаның алты залында медицина хезмәткәрләренә федераль һәм республика бүләкләре тапшырылды.

Бүген республикабыз башкаласында Медицина хезмәткәрләре көне зурлап билгеләп үтелә. Уфаның алты залында медицина хезмәткәрләренә федераль һәм республика бүләкләре тапшырылды.
Шәфкатьле һөнәр ияләрен колонналы залда — Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбльнең Концерт залында — Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының грек залында — сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, Шаляпин залында аның урынбасары Гөлнара Зиннурова, Дәүләт җыелышы-Корылтайда Константин Толкачев тәбрикләде.
БДМУда да медицина хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан бүләкләү тантанасы оештырылды.
Опера һәм балет театрында 70 медицина хезмәткәре бүләкләнде. 40 хезмәткәр сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кулыннан бүләкләр алса, 30 шәфкатьле һөнәр иясен аның урынбасары Гөлнара Зиннурова тәбрикләде.
— Кадерле коллегалар! Безнең өчен Медицина хезмәткәрләре көне - балаларыбызның туган көне кебек кадерле бәйрәм. Һөнәребез бик үзенчәлекле, ул бездән шәфкатьлелек, ихласлык, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт таләп итә. Сезнең якыннарыгызны да бәйрәмебез белән котлыйм, алардан башка уңышларга ирешү авыр булыр иде, —дип сөйләде үз чыгышында сәламәтлек министры урынбасары Гөлнара Зиннурова.
Югары исемнәргә ирешүче, бүләкләр алучы ак халат ияләре бу көнне дулкынлануын яшермәде, шатлыклы хис-кичерешләре белән бүлеште.
— Сәламәтлек саклау системасында 1995 елдан бирле эшлим. Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнүемне ишеткәч, башта ышанмый тордым, бик шатландым. Хезмәтемне бәяләгән өчен рәхмәтлемен, — дип шатлыгы белән уртаклашты Чакмагыш үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм фельдшеры Гүзәл Гәрәева.
Башкорт драма театры каршындагы мәйданчыкта медицина оешмалары һәм БДМУ коллективлары чыгыш ясаячак.
Зәки Вәлиди урамы буйлап Башкорт драма театрыннан алып Салават Юлаев мәйданына кадәр юлда Медицина хезмәткәрләре парады үтәчәк. Анда республиканың 650дән артык медицина хезмәткәре катнаша.
Парадтан соң “Торатау” конгресс-холлында медицина хезмәткәрләрен Башкортстан Башлыгы тәбрикләчәк. Ул хезмәт алдынгыларына федераль һәм республика бүләкләре тапшырачак.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас