Республиканың баш санитар табибы Анна Казак хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор фаразлары буенча, Русиядә коронавирус белән зарарлануның яңа дулкыны башланган.
– Узган елдагы кебек үк, авырулар саны Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка эре шәһәрләрдә арта, – диде Анна Казак. – Ял сезонын, мәктәп каникулларын һәм кайбер карантин чаралары йомшаруын исәпкә алып, коронавирус инфекциясе таралу хәвефе берничә тапкыр арта.
Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, республикада COVID-госпитальләрнең койка фонды авырулар белән тулган диярлек.
– Өстәмә рәвештә без коронавирус белән авыручылар өчен 250 урын булдырабыз, чиратта – республика дәваханәләрендә тагын 250 урын, – диде Максим Забелин. – Табиблар барлык көчләрне кабаттан мобилизацияли.
Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, төп максат – коронавирустан вакциналау кирәклеген һәм мөһимлеген аңлату.
– Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә, Санкт-Петербургта COVID-19дан авыручылар һәм вафат булучылар саны арту эпидемиянең дәвам итүен күрсәтә, – диде Радий Хәбиров. – Без, элеккечә, санитар-эпидемиологик чараларын үтәргә, җәмәгать транспортында, кибетләрдә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә битлек кияргә, социаль дистанцияне сакларга тиеш. Әмма болар барысы да – пассив саклану чаралары. Пандемияне җиңәр өчен иң нәтиҗәле ысул – вакцина кадату.
Республика җитәкчесе коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указ өчен эпидемиягә каршы чараларны катгыйлату буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм алар буенча штаб утырышында фикер алышырга кушты.