+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2021, 12:04

Югары кан басымына каршы бик яхшы җимеш бар

Югары кан басымыннан җәфаланучылар игътибарына бу язма. Даруларга барып ябышканчы, бер җимеш ашап карарга киңәш итә белгечләр.

Югары кан басымыннан җәфаланучылар игътибарына бу язма. Даруларга барып ябышканчы, бер җимеш ашап карарга киңәш итә белгечләр.

Табиб-диетолог Михаил Гинзбург гипертония яки югары кан басымыннан интегүчеләр өчен файдалы киңәш бирде. Аның әйтүенчә, мондый диагнозы булган пациентларга слива ашарга кирәк. Бу хакта Гинзбург сәламәтлеккә багышланган телевидение тапшыруында сөйләп үтте.

Белгеч ассызыклавынча, слива кан басымы "сикерүен" кисәтә, инсульт һәм йөрәк өянәгеннән дә саклау сәләтенә ия.

"Сливада булган файдалы матдәләр кан тамырларын ныгыта, бу исә, үз чиратында, инфаркт һәм инсульт хәвефенә киртә куя. Ә кан басымы югары булган пациентларга нәкъ менә әлеге ике афәт яный да инде", - диде табиб.

Моннан тыш, Гинзбург әйтүенчә, слива бәвел куу көченә дә ия, бу организмнан артык сыекчаны чыгарырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, артериаль кан басымы да түбәнәя.

Сливаны шикәр кушмыйча гына ашау киңәш ителә. Төрле кайнатмалар эшләгәндә аның файдасы калмый диярлек. Бу җимешнең калориялелеге аз, димәк, артык килограммнар җыям дип курыкмыйча ашарга була.

Фото: get-visa.com.ua
Читайте нас