+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 июнь 2021, 11:55

Антитәнчекләре булганнарга прививка ясатыргамы?..

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында моңа аңлатма бирделәр.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында моңа аңлатма бирделәр.
“Антитәнчекләр булу коронавирустан вакциналануга каршылык булып тормый, — диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. — Шулай булгач, антитәнчекләрнең нинди дәрәҗәдә булуы да прививка ясатмау өчен нигез түгел”.
Министрлыкта аңлатуларынча, прививка ясатмау өчен түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:
Препарат компонентларына югары сизгерлек;
Аллергия авыруларының авыр формалары;
Беренче вакцинадан соң реакция булу яисә катлаулылыклар килеп чыгу;
Йогышлы һәм йогышлы булмаган, хроник авыруларның кискен вакыты;
Кандагы яман шеш һәм яман шеш авырулары (табиб консультациясеннән соң гына вакциналанырга мөмкин);
Йөклелек һәм бала имезү;
18 яшькә кадәр балалар (клиник тикшерү нәтиҗәләре юк).
Элек коронавирус кичергән, антитәнчекләре булган пациентларга алты айдан соң прививка ясарга киңәш итәләр иде.
Эпидемик хәл катлаулану сәбәпле, хәзер һәркемгә вакциналану киңәш ителә, антитәнчекләр булуга карамастан. Медиклар билгеләвенчә, вакцина — инфекциядән котылу һәм саклануның бердәнбер юлы, вакциналанмаган кеше үзе, якыннары һәм җәмгыять өчен хәвеф тудыра.
Фото: euromedika-nn.ru
Читайте нас