+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 июнь 2021, 09:05

Чирләүчеләр саны көннән-көн арта

Башкортстанда ковидтан үлүчеләр саны 562гә җитте.

Башкортстанда ковидтан үлүчеләр саны 562гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40083кә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 111 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 198 кеше дәвалана. Аларның 22се авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1372 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 35 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 37951.
Кызганычка каршы, төбәктә коронавирустан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын өч якташыбызның инфекциядән савыга алмый дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада ковид корбаннары 562гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз янә 104 кешегә куелган.
98 кеше пневмониядән савыккан.

Фото: naslovi.net
Читайте нас