+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2021, 15:20

Гомерләр өзелү дәвам итә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40191гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40191гә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 108 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 200 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1456 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 18 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 37 969.
Кызганычка каршы, ковидтан үлемнәр дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә дүрт якташыбызның инфекциядән савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, республикада коронавирустан вафат булучылар саны 566га җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 102 кешегә куелган. 88 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы яңа коронавирус инфекциясенә 3 188 885 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: togliatti24.ru
Читайте нас: