+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2021, 15:55

Котылу чарасы бер — вакциналану

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк 491 040 доза «Спутник V», «ЭпиВакКорона» и «КовиВак» вакциналарын алган.

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк 491 040 доза «Спутник V», «ЭпиВакКорона» и «КовиВак» вакциналарын алган.
21 июньгә булган мәгълүматлар буенча беренче компонентны – 434 699, икенчесен 345 022 кеше алган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Гөлнара Зиннурова хәбәр итте.
Радий Хәбиров үткән атнада республикада югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертелүе хакында искә төшерде. 22 июньнән кешеләр музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларга, концерт залларына, мәдәният йортларына, төнге клубларга, ябык биналарда физкультура һәм спорт чараларына вакциналану турында сертификат, вакциналануга каршылыклар булу турында белешмә яисә ПЦР ысулы белән тестның тискәре нәтиҗәсе булганда гына керә ала.
29 июньнән бу таләп җәмәгать туклануы өлкәсенә (10 һәм аннан күбрәк утырту урыны булганда), матурлык салоннары, косметика, СПА-салоннар, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмалары, студентлар тулай тораклары эшчәнлеге, шулай ук гомум файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар йөртүгә һәм «Орлан» шәһәр яны поезды эшенә кагыла.
— Табиблар бәяләве буенча, коронавирустан котылуның төп чарасы булып вакциналану тора. Безнең республикада бер күрсәткеч буенча да аны мотлак итү кирәклеге әле юк. Ләкин хәл мәҗбүр итсә, без моңа бара алабыз. Әле без киләчәктә республика икътисадын япмас өчен уйланган һәм адекват карарлар кабул итәбез, —дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/142885.html
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/142885.html
Читайте нас: