+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2021, 21:18

"Вакциналау репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясамый..."

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгече, Русия Фәннәр академиясе академигы Ләйлә Адамян COVID-19дан прививканың хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә йогынтысын бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, коронавируска каршы вакциналау репродуктив сәламәтлеккә йогынты ясамый, әмма авыр коронавирус инфекциясенең тискәре йогынтысы расланган.

- Без тикшеренү уздырдык, репродуктив сәламәтлеккә вакциналауның бернинди йогынтысы да юк, ә менә авыр коронавирус инфекциясенең йогынтысы исбатланды, — дип хәбәр итә "РИА Новости" басмасы гинекологның сүзләрен.

Ул аңлатканча, вирус репродуктив система органнарына турыдан-туры эләкми, ә тискәре йогынты системалы-ялкынсыну реакциясе аша бара. Бу COVID-19 Хбелән авырып киткән хатын-кызлар вакытыннан алда бала табалар, ә табиблар еш кына ярып алырга мәҗбүр була, дип билгеләп үтте табиб.

Фото: Башинформ
Читайте нас: