+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 июнь 2021, 14:00

Вакциналауның өстәмә пунктлары ачылды

Уфада яшәүчеләр 31 вакциналану пунктында коронавирустан прививка ясата ала.

Уфада яшәүчеләр 31 вакциналану пунктында коронавирустан прививка ясата ала.
Пунктлар поликлиника кабинетларында урнашкан һәм 20 сәгатькә кадәр эшли (ялларны һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп).
Гражданнарга уңайлы булсын өчен Уфада 5 мобиль вакциналау пункты да эшли. Алар сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Эш көннәрендә алар 13-20 сәгатьләрдә кабул итә, ял һәм бәйрәм көннәрендә монда 10-20 сәгатьләрдә прививка ясатырга була.
Адреслары:
«Мега» сәүдә үзәге — улица Рубежная урамы, 174;
«Планета» сәүдә үзәге — Энтузиастлар урамы, 20;
Лайфстайл «Башкирия» — Менделеев урамы, 205а;
«Простор» сәүдә һәм ял үзәге — Жуков урамы, 29;
«Кәрвансарай» сәүдә үзәге — Югары сәүдә мәйданы, 1.
Моннан тыш, 22 июньнән Цюрупа урамы, 97 адресы буенча “Центральный” сәүдә комплексында вакциналау пункты ачылачак.
Вакциналану өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм прививкалар турында сертификат алырга кирәк (әгәр булса).
COVID-19дан вакциналанырга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы аша, “Доктор РБ” сайтында, 122 телефонына шалтыратып язылып була.
Мобиль пунктка язылырга кирәкми, анда кабул итү чират буенча.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: