+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2021, 19:10

Ковид корбаннары 568гә җитте

Башкортстанда коронавирус йоктыручлар 40306га җитте. Соңгы тәүлектә бу исмлеккә янә 115 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручлар 40306га җитте. Соңгы тәүлектә бу исмлеккә янә 115 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 225 кеше дәвалана. Аларның 32се авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1427 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 117 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 38086.
Кызганычка каршы, безнең республикада да коронавирустан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу инфекциядән тагын ике якташыбызның гомере өзелүе билгеле булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирус корбаннары 568гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 107 кешегә куелган. 102 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республкиада яңа коронавирус инфекциясенә 3 194 402 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
Фото: shnyagi.net
Читайте нас: