+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июнь 2021, 17:50

Ковидны кисәтү буенча алдан бару мөһим

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ил буенча эпидемик хәл начараю сәбәпле, республикада коронавирус таралуны булдырмас өчен төбәктә «антиковид» чикләүләр кертү турында карар кабул итте. Бу фикерне «Башинформ» мәгүлүмат агентлыгына профессор, медицина фәннәре докторы, Русия Медицина фәннәре академиясе мөхбир әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Петровка Фәннәр академиясе академигы Вил Тимербулатов җиткергән.

"Әлбәттә, хәзер күпләр Башлыкны тәнкыйтьли. Кертелгән профилактик чараларны күпләр начар кабул итә. Әмма, минемчә, Башлык бу ситуациядә кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләсенә зур җаваплылык белән карый. Шул ук вакытта Хәбиров сәясәтенең мәгънәсе дә шунда, ул үз гамәлләре белән һәрчак алдан бара. Кабул ителгән карарлар белән төбәк хәтта Мәскәүне узып та китте, бездән соң башкала шундый ук чаралар кертте һәм хәтта мәҗбүри вакциналауга барырга мәҗбүр булды. Мәскәүдә дә, күргәнебезчә, хәзер коронавирус белән хәл кискенләште, ковид-госпитальләр шыгрым тулы һәм яңа койкалар ачыла. Мондый кризиска юл куймас өчен, республикада коронавирус буенча чикләүләр кертеп, Радий Хәбиров алдан ук инфекциянең таралу мөмкинлегенә киртә куя. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, башка төбәкләрдәге кебек, яңа куркыныч коронавирус штаммы белән катлаулы хәл килеп чыкмасын өчен. Сайлау елы булуга карамастан, ул үз өстенә негатив һәм җаваплылык ала, чөнки кешеләрнең сәламәтлеге популизмнан да мөһимрәк. Шуңа күрә без Башкортстанда, Мәскәүдәге кебек килеп чыкмасын өчен, шундый авыр карарлар кабул иттек. Башлык бу ситуациягә алдан ук киртә куярга тырыша — дәваханәләр кешеләр белән тулып, "кызыл зоналарда" койка фондын тагын да арттырырга туры килмәсен, үлемнәр артмасын өчен тырыша. Хәзер килеп туган хәлдә республика халкына мөмкин кадәр сакланырга һәм вакциналауны узарга кирәк, хәтта күпмедер вакыт элек алар авырып терелгән булса да», - дип ассызыклый академик.
Фото: https://www.bashinform.ru/
Читайте нас: