+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июнь 2021, 19:35

Вакцинага кытлык булмаска тиеш

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,әле республикада COVID-19дан 182 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә,әле республикада COVID-19дан 182 вакциналау пункты эшли, шул исәптән мобиль пунктлар.
Беренче компонентны 462 067 кеше алган инде (вакциналанучыларның 94 проценты). Вакциналануга ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, якын арада берничә пунктта һәм төбәкнең медицина оешмаларында вакциналарга кытлык булырга мөмкин. Мондый очракларда вакциналанырга теләгән барлык кешеләрне көтү кәгазенә кертәчәкләр һәм вакцина республикага кайтуга, прививка ясатырга чакырачаклар.
23 июньдә иртән Башкортстанга өстәмә рәвештә 18 900 доза «Гам-Ковид-Вак» вакцинасы («Спутник V») килде. Аны күбесенчә Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләренең медицина оешмалары арасында бүләчәкләр. COVID-19га каршы вакциналарның чираттагы партиясе 25-26 июньдә – 54 600 доза «Спутник V» көтелә. Аннары, киләсе атнада, федераль үзәктән алдан алынган мәгълүматларга караганда, төбәккә зур вакцина партиясе – 100 мең доза кайтачак.
Фото: topnews.ru
Читайте нас: