+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июнь 2021, 09:40

“Вакциналау күләмен арттырабыз”

Кичә Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында республикада коронавируска каршы вакциналау барышы турында фикер алыштылар.

Кичә Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү советы утырышында республикада коронавируска каршы вакциналау барышы турында фикер алыштылар.
— 2020 ел безнең барыбыз өчен дә бик катлаулы булды һәм COVID-19 пандемиясе белән көрәштә узды. Без кеше хокукларына турыдан-туры кагылучы күптөрле карарлар кабул иттек, — диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Бу хәл әле тәмамланмаган. Русиядә санитар-эпидемиологик хәл гади түгел. Федерациянең берничә субъектында мәҗбүри вакциналау турында игълан иттеләр. Республикада мондый норманы кертү зарурлыгы әлегә юк. Шуның белән бергә, узган атнада без прививка ясау кампаниясенең темпларын арттырырга тиешле кешеләр өчен шактый катлаулы карарлар кабул иттек. Сезнең бурыч — хәлне мониторинглау, әлеге мәсьәләләр буенча үз позициягезне әйтү.
Республика хакимиятенең вакциналанмаган халык өчен билгеле бер чикләүләр кертү карары Совет әгъзаларының фикер алышуын кузгатты.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/143007.html
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/143007.html
Читайте нас: