Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 120 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 218 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 33е авыр хәлдә, ике кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1432 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 119 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 38205.
Кызганычка каршы, республикада ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә өч якташыбыз инфекцияне җиңә алмыйча дөньядан китте. Шулай итеп, төбәктә ковидтан вафат булучылар санөы 571гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 109 кешегә куелган. 110 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 202 885 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 8 483.