+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 июнь 2021, 15:10

“Иң мөһиме – вакцинациналану!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия-24” телеканалына интервью бирде. Анда республика халкын вакцианалау турында сүз барды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия-24” телеканалына интервью бирде. Анда республика халкын вакцианалау турында сүз барды.

“Безгә 509 940 доза вакцина килде. 23 июньгә без инде 475,5 мең кешене беренче компонент белән вакциналадык. Вакцина республикада таралды. Эре шәһәрләрдә вакциналануның күпсанлы мобиль пунктларын булдырдык, һәм анда чиратлар барлыкка килә башлады.

17 июньдә без керткән югары әзерлек режимы турында указга үзгәрешләр кабул ителгәннән бирле вакциналау темплары ничек үзгәрүен чагыштырдык. Бу чорда бездә вакциналау темпы алты тапкыр үсте. Бик җитди рәвештә кешеләр ташкыны китте, алар вакциналанырга тели.

Хәзер федераль оператив штаб белән даими сөйләшүләр алып барабыз, булган темпны һәм кешеләрнең прививка ясарга әзерлеген исәпкә алу өчен безгә вакцинаны күбрәк бүлә башладылар. Бу юнәлештә уңышларыбыз бар. 23 июньдә иртән 18 мең вакцина алдык, 25 июньдә тагын 53 мең доза киләчәк. Шуңа күрә, әгәр без хәзерге вакытта булган темпны сакласак, ким дигәндә 150 мең кешегә вакциналый алачакбыз”, – диде Радий Хәбиров.

“Башкортстанда, Мәскәүдәге кебек, чикләүләр кертеләчәкме?” - дигән сорау бирелде.

“Без дә авыручылар санының 10-12 процентка артуын теркибез. Саннар белән әйткәндә, узган атнаның ахырына кадәр 90нан 100гә кадәр инфекция очрагын теркәгән булсак, хәзер - 100дән 120гә кадәр. Бу зур үсеш түгел, һәм ул безне әлегә нык борчымый. Шуңа да карамастан, койка фондын арттырдык. Безне бу тулысынча канәгатьләндерә.
Ни өчен соң чикләү чаралары күрдек? Мәскәү, Санкт-Петербургта, башка төбәкләрдә хәл бик тиз үзгәрә. Без барыбыз да бер дәүләттә яшибез. Һәм моның ниндидер мизгелдә безгә килеп җитәчәген аңлыйбыз. Шуңа күрә без алдан ук сакланырга булдык. Килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер мөмкинлеге - санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне контрольдә тотуны көчәйтү һәм, иң мөһиме - вакцинациналану”.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: