+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 июнь 2021, 14:45

Ковид корбаннары 574кә җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40544кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 118 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40544кә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 118 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 219 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 31е авыр хәлдә, өч кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясауга тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1446 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 100 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 38305.
Кызганычка каршы, ковидтан гомерләр өзелү дәвам итә. Бер тәүлектә янә өч якташыбызның дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы вафат булучылар саны 574кә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 112 кешегә куелган. 115 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 211 635 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны — 8 750.
Фото: smipressa.ru
Читайте нас: