+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 19:25

5 июльдән — яңа үзгәрешләр

Вакциналанып калыгыз!

Вакциналанып калыгыз!
2021 елның 5 июленнән җәмәгать туклануы оешмаларына (әгәр алар ябык биналарда һәм утырту урыны 50дән күбрәк булса), матурлык салоннарына, косметика, массаж, СПА-салоннарга, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, шифаханә-курорт оешмаларына, студентлар тулай торакларына керергә һәм гомум файдаланудагы автотранспортта, «Орлан» шәһәр яны поездында йөрүдән бары тик түбәндәге документларның берсе булган очракта гына файдаланырга мөмкин:
COVID-2019га каршы вакциналану узу турындагы электрон яки басма рәвештә сертификат (аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга мөмкин);
COVID-2019га каршы вакциналану узу турында медицина белешмәсе, шул исәптән вакцинаның беренче компоненты белән;
COVID-2019га каршы вакциналануга каршылыклар булу турында медицина белешмәсе;
ПЦР ысулы белән тикшерүнең тискәре нәтиҗәсе турында электрон яисә бастырып чыгарылган белешмә (бирелгән көннән өч тәүлек эчендә көчендә).
Фото: rg.ru
Читайте нас: