+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 17:25

Ковид корбаннары арта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40666га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 122 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40666га җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 122 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 227 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 26сы авыр хәлдә, өчесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1472 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 84 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгуччылар саны — 38 389
Кызганычка каршы, республикада ковид корбаннары көннән-көн арта бара. Соңгы тәүлектә каһәрле инфекция янә дүрт якташыбызның гомерен өзде. Шулай итеп, төбәктә ковидтан өзелгән гомерләр саны 578гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз янә 109 кешегә куелган. 120 кеше пневмониядән савыккан.
Республикада яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 3 219 730 даборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшерүләр саны — 8 095.
Фото: ru.baku.ws
Читайте нас: