+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 11:00

Ковидтан вакциналар яхшылап тикшерелгәнме?

Бу сорау күпләрне борчыйдыр.

Бу сорау күпләрне борчыйдыр.
БДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты Лиана Шәйхуллина коронавирустан вакциналарның тиешенчә өйрәнелмәве хакындагы имеш-мимешләргә комментарий бирде. Белгеч әйтүенчә, исбат ителгән нәтиҗәсе булмаган препаратны Русия территориясендә куллану мөмкин булмас иде.
“Русия Федерациясе территориясендә теркәлгән теләсә кайсы препарат клиник тикшерүләр үтәргә тиеш — бу мотлак таләп. Клиник тикшерүләрсез препаратлар кулланылышка чыкмый, вакциналар берничә тикшерү этабын үтте”, — ди Лиана Робертовна.
Белгеч әйтүенчә, «Спутник V» - чынлап та нәтиҗәлелеге исбатланган вакцина, бу хакта мәкалә дөнья табиблары тарафыннан танылган «The Lancet» журналында басылган.
Бу вакцинаның беренче компонентын ясатканнан соң, 21 көн үткәч, нәтиҗәлелек 91,6 процент тәшкил итә.
Фото:
infosmi.net
Читайте нас: