+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 19:25

Мәкерле авыруны бергәләп кенә җиңеп була!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“25 июнь иртәсенә республикада яшәүче 490 меңнән артык кешегә вакцина ясалган. Күмәк иммунитет булдыру өчен безгә моннан дүрт тапкыр күбрәк, ике миллион диярлек кешене вакциналарга кирәк. Безнең чакыруны ишетүчеләргә, медикларның чакыруын ишетүчеләргә һәм вакциналанучыларга рәхмәт белдерәсем килә.
Хәзер республикада вакцина бетеп бара, күп кенә районнарда ул юк инде. Бүген 21:00 сәгатьтә 54 600 доза вакцина булган трансфер килә, берсекөнгә тагын 35 меңне көтәбез. Без өзлексез тәэмин итүне җайга салу өчен Русия Хөкүмәтенең оператив штабы белән актив эшлибез.
Шуңа бәйле рәвештә 29 июньдә керергә тиешле чикләү чаралары 5 июльгә күчерелергә тиеш дигән карар кабул итәм. Бу җәмәгать туклануы өлкәсенә (50 һәм аннан күбрәк утырту урыны булганда), матурлык, косметика, массаж сало6ары, СПА-салоннар, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, шифаханә-курорт оешмалары, студентлар тулай тораклары, шулай ук гомум файдаланудагы автотранспорт белән шәһәрара пассажирлар йөртүгә һәм «Орлан» шәһәр яны поезды эшенә кагылачак.
Чикләүләрне күчерү барлык предприятие, оешма җитәкчеләренә дә әзерләнергә, үз клиентларын вакциналанырга кирәклеге турында кисәтергә мөмкинлек бирәчәк. Һәр кешенең сәламәтлеге, туганнары һәм якыннарының сәламәтлеге турында бөтен дөнья белән кайгыртуларын сорыйм һәм вакциналану - мәкерле авыруга каршы торуның бердәнбер ысулы, дип кабатлыйм”, — дип язган республика җитәкчесе.
Фото: vk.com/wall413272232_644786
Читайте нас: