+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 11:10

Син прививка ясаттыңмы әле?

Бу – ковидның авыр формасыннан һәм үлем белән янаучы.

Бу – ковидның авыр формасыннан һәм үлем белән янаучы.

Бу афәт китә торган булмады, җәмәгать. Инде икенче ел интегәбез, коронавирус дигән зәхмәтнең саубуллашырга уенда да юк. Вакыты-вакыты белән чигенгәләп, күңелгә ниндидер өмет чаткылары салгалады салуын. Табиблар бу вакытта “плато”га чыктык, ягъни чир азуыннан туктады, дип отчетлар бирде. Кем әйтмәшли, бәхет бик мөмкин иде, бик якын иде. Ләкин, кызганычка каршы, соңгы көннәр статистикасы бер дә тынычландырмый. Чир тагын да көчәебрәк ябышты. Кайбер төбәкләрдә хезмәткәрләр янә “удаленка”га җибәрелде. Вакциналану мәсьәләсе бөтен җитдилеге белән алга килеп басты.

Бүгенге көннең иң мөһим соравы да шушы: вакцина ясат­тыңмы? Мин дә аны очрашканда да, телефон аша да танышларыма бирми калмыйм. Анализ биргәннән соң каннарында антитәнчекләр табылганнары шатлыкларын яшермичә, шушы хакта белдерә. Кагыйдә буларак, болар элегрәк коронавирусны кичергән кешеләр. Димәк, аларга әлегә хафаланасы юк. Ә менә антитәнчекләре булмаучылар пошаманда. Авырыйсы да килми, чөнки чир бик мәкерле. Көн дә ковид аркасында вафат бул­ганнар турында ишетеп торабыз. Вакцина ясатырга да куркыныч, чөнки анысы турында да төрле сүзләр йөри. “Кеше аны авыр кичерә. Ясатканнан соң үлү­челәр дә бар, имеш...”
Бер танышым бик күп уйланганнан һәм барысын да үлчәүгә салганнан соң ясатырга булды. Ләкин ул теләгән вакцина юк. Ул “ЭпиВакКорона” кадатырга ниятли. Үзе дә бу хакта укыган, табибы да шуны киңәш иткән. Ә менә республикада (ул вакытка) булган “Спутник V” вакцинасыннан баш тарта. Тагын берничә кешедән, хәтта табиб­ларның үзләреннән “ЭпиВакКорона”ны көтәбез, дигән сүзләрне ишеткәннән соң, чыннан да бу вакцина башкалардан яхшырак микәнни дигән сорау бимазалый башлады.
Күптән түгел медицина фәннәре докторы, профессор Мәхмүзә Гайнуллина белән очрашкач, аңа да шушы сорауны бирми калмадым.
— Әйе, коронавирус дөньяны да, безне дә үзгәртте, — диде ул. — Ләкин, бәхеткә, аңа каршы вакциналар да бар инде. Бу компания башлангач та, директорыбыз (Хезмәт медицинасы һәм кеше экологиясе Уфа фәнни-тикшеренү институты) 50 вакцинага заказ бирде. Антитән­чекләре барлыгын-юклыгын билгеләп, кирәк кешеләр “Спутник V”не кадаттык. Институты­бызның 60 проценттан артык хезмәткәрләренә вакцина ясал­ган, димәк, инде “хәвефсезлек мендәре” бар дигән сүз. Мин дә ясаттым. Бернинди дә авырлык сизмәдем. Безгә соңрак “ЭпиВакКорона”ны китерделәр. Безнекеләр нигә “Спутник V”не алып килмәдегез, диләр. Ни өчен “Спутник V”? Чөнки чит илдә “ЭпиВакКорона” вакцинага исәпләнми. Ул эчке кулланылыш өчен генә, чөнки ВОЗ тарафыннан теркәлмәгән. “Спутник V”не исә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таный. Чит илгә барырга теләү­челәр, бигрәк тә яшьләр, күбрәк шуны эшләтә.
— Кемдер вакцина ясатырга курка. Нәтиҗәләре авыр, ди­ләр...
— Организмга бөтен вакци­наның да тәэсире бар. Грипптан вакцина эшлиләр, ул да җиңел түгел. Өстәвенә, кешенең вакцина ясатканнан соң да авыруы ихтимал. Әмма җиңел формада һәм, монысы, һичшиксез, ул үлмәячәк. Хәзер антитәнчек­ләргә анализ тапшыру модага керде. Шунысын да онытмаска кирәк: канда антитәнчекләр булмаска да мөмкин, ә иммунитет бар. Кандагы гумораль иммунитет турында сүз бара. Күзәнәкләрдә ул билгеләнми. Ә прививка эшләткән кешенең системасы аны отып ала. Анти­тәнчек булмаса да. Мин сезне бер тапкыр күргәнмен икән, икенче күргәндә искә төшерәм бит. Шуның кебек. Вирус килеп керсә, ул аны истә калдыра. Организм аңа каршы көрәшәчәк. Мәсәлән, сез бит велосипедта йөри беләсез. Ләкин анда көн дә йөрмисез. Бәлки ун ел инде утырмагансыздыр. Әмма бүген утырасыз икән, йөреп китәчәк­сез. Чөнки мускуллар аны истә калдырган. Медицинада шундый төшенчә бар: күрү хәтере, ишетү хәтере. Иммун систе­масының да хәтере бар.
Вакцина эшләгәннән соң антитәнчекләр табылмавы да ихтимал. Бу очракта икенче вакцинаны эшләтергә теләүчеләр бар. Кирәкми. Бу яхшы түгел. Без антитәнчекләрне канда гына билгелибез, ә күзәнәкләрдә аны кем тикшергән? Аның методикасы юк әлегә. Мин бу хакта үзебезнең профессор, БДМУ­ның микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдиреннән ишеттем. Яшь табиблар аны белмәскә дә мөмкин. Бер вакцинадан соң икенчесен эшләргә кирәкми. Бер ел көтегез, — диде Мәхмүзә Гайнуллина.
Гомумән, вакциналаудан соң һәркемнең хәле начарая, дигән сүзләр дөрес түгел, ди табиблар. Кемдер ике уколны да авыр кичерә һәм берничә көн грипп вакытындагы кебек авырый, кемнеңдер беренче вакцинадан соң тәне сызлый, кемнеңдер икенчесеннән соң гына. Күп­челек вакцинаны бернинди кире нәтиҗәләрсез кичерә.
Кызганычка каршы, коронавирус турында күбрәк сәясәт­челәр, журналистлар, артистлар сөйли, алар халыкны бутый. Бу табиблар эше булудан гына туктады. Шунысы начар да. Социаль челтәрләр һәм “ватцап” буенча вакциналау турында кеше ышанмаслык дистәләгән имеш-мимешләр йөри. Шулай да бу чирдән котылуның бердәнбер юлы — вакциналану. Америкада һәм Европа илләрендә өлкән яшьтәге халыкның күпчелек өлеше прививка ясаткан. Русиядә инде барлык күрсәт­кечләр буенча да чит илдә эшләнгәннәрен узып киткән һәм алардан бер кеше дә үлмәгән өч сыйфатлы вакцина булдырылса да, прививка ясатырга ни өчендер барысы да ашкынып тормый. Аларны медицинага да, вирусологиягә дә, гомумән, фәнгә бер катнашы да булмаган кешеләр тудырган шау-шулы прививкага каршы кампания тоткарлый. Алар матур һәм шома сөйли, ләкин тикшереп карасаң, сүзләрендә бер генә дөреслек тә юк.
Без куркыныч дөньяда яшибез. Коронавирус булмаса, икенче инфекция килеп чыгар иде. Вируслар күп һәм араларында, чыннан да, куркынычлары бар. Геморрагик бизгәкне алыйк. Җиңел чирмени? Башкортстан шушы чир нык азган төбәкләр исәбенә керә. Ни өчен дисезме? Чөнки безнең полосада юкә урманнары күп. Тычканнар шунда үрчи. Алар юкәнең бөресе белән туклана. Кызганычка каршы, бу вирус инде күптәннән хәвеф янаса да, аннан вакцина әлегә юк. Барысы да кешенең үзенә бәйле, сакланып йөрсә, чирләми. Ә менә чагыштырмача яңа саналган коронавирустан вакцина бар инде. Барасы да кадатасы гына.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: