+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 июнь 2021, 10:25

Вакцина ДНКга йогынты ясыймы?

Биология фәннәре докторы Эльза Хөснетдинова моңа аңлатма бирде.

Биология фәннәре докторы Эльза Хөснетдинова моңа аңлатма бирде.
Белгеч әйтүенчә, коронавирустан вакцина кешенең ДНКсына йогынты ясамый һәм аның белән бәйләнешкә керми. Вакцина иммунитет күзәнәкләренә коронавирусның генетик материалы белән “дуслашырга” ярдәм итә. Шул рәвешле антитәнчекләр барлыкка килә, алар кешене киләчәктә коронавирустан саклый.
Белгечләр вакцинаның коронавирусны җиңүнең бердәнбер юлы икәнне ассызыклый. Бу инфекциядән прививка ясату үлем очрагыннан йөз процентка саклый. Әлбәттә, кайбер очракта прививка ясаткан кешегә дә инфекция йогарга мөмкин. Ләкин ул авыруны җиңел формада үткәрәчәк. Прививка ясаткан беркемнең дә реанимациягә эләккәне юк, дип ышандыра белгечләр.
«Спутник V» дөньядагы иң яхшы вакциналардан санала, аны 30дан артык илдә сатып алалар. Русиялеләр өчен ул бушлай ясала.
Фото: fb.ru
Читайте нас: