+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2021, 19:00

Өч якташыбыз вафат, 28 кеше авыр хәлдә...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40791гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 125 кеше өстәлде.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 40791гә җитте. Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 125 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 228 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 28е авыр хәлдә, дүрт кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1515 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 78 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 38467.
Кызганычка каршы, төбәктә куркыныч инфекция алып киткән гомерләр саны арта бара. Соңгы тәүлектә янә өч кешенең авырудан савыга алмыйча дөньядан китүе билгеле булды. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 581гә җитте.
Пневмония очраклары да көн саен ачыкланып тора. Тагын 114 якташыбызга бу диагноз куелды. 118 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: gubdaily.ru.
Читайте нас: