+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 июнь 2021, 13:30

Фольклориадада хәвефсезлек мөһим

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак быел республика территориясендә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек турында сөйләде.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак быел республика территориясендә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек турында сөйләде.
Анна Казак сүзләренә караганда, хәзер штаб чарага әзерләнә, хәвефсезлекне, шул исәптән эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен кирәкле барлык чаралар күрелә.
Шулай ук “Роспотребнадзор” вәкиле билгеләп үткәнчә, теләсә нинди киңкүләм чараларда хәвеф бар. Бу нормаль күренеш, чөнки күп кешеләр килә, алар барысы да төрле, бигрәк тә төрле илләрдән.
“Киңкүләм мәдәни форумны үткәрүгә без икенче ел әзерләнәбез, узган ел башладык, чараны кичектерү турында карар кабул ителгәнче. Ведомствоара комиссия бар, штаб бар”, — Анна Казак.
Кунаклар яши торган урыннарда һәм Фольклориада үткәрү территорияләрендә даими рәвештә медицина хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белгечләре кизү торачак. Алар катнашучыларның сәламәтлеген күзәтеп торачаклар һәм хәлне контрольдә тотачаклар.
Фото: bash.news/news
Читайте нас: