+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 июнь 2021, 15:25

90 меңнән артык «Спутник V» кайтарылган

Республикага 26 июньдә – 54 600 доза, 28 июньдә 35 700 доза вакцина килгән. Алар шунда ук бөтен медицина оешмаларына таратылган.

Республикага 26 июньдә – 54 600 доза, 28 июньдә 35 700 доза вакцина килгән. Алар шунда ук бөтен медицина оешмаларына таратылган.
Барлыгы төбәккә COVID-19дан 600 240 доза вакцина кайтарылган, 28 июнь иртәсенә беренче компонентны 514 817 кеше (алынган вакциналарның 85,7 проценты) алган, вакциналауны тулысынча төгәлләүчеләр (I + компонент II) – 367 821 кеше (алынган вакциналарның 61,2 проценты яисә 1 этаптан - 71,4 проценты). Ял көннәрендә 31 656 кеше вакциналанды: 25 342 кеше - беренче компонент, 6 314 кеше икенче компонентны ясатты.
Якындагы атнада 100 мең дозадан артык күләмдә «Спутник V» вакцинасының эре партиясен китерү көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасында 182 вакциналау пункты, шул исәптән мобиль пунктлар эше оештырылган. Бүгенге көндә Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә COVID-19дан вакциналануның 7 мобиль пункты эшли. Уфада 6 мобиль пункт бар: «Простор» сәүдә үзәгендә, «Үзәк базар» сәүдә комплексында, «Кәрвансарай» сәүдә-күңел ачу комплексында, «МЕГА», «ПЛАНЕТА», «Башкирия Лайфстайл центр» сәүдә үзәкләрендә, Стәрлетамакта бер пункт — «СитиМолл»сәүдә үзәгендә.
Барлыгы мобиль пунктларда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 26 019 кеше алган, икенче компонентны 13 646 кеше ясаткан. Сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә вакцинациналау пунктларының эш графигы: эш көннәрендә —13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә (бәйрәм көннәрен дә кертеп) – 10.00дән 20.00гә кадәр.
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас: