+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 июнь 2021, 15:30

Ковид корбаннары 589га җитте...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 41053кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 41053кә җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 133 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 223 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 21е - авыр хәлдә, дүрт кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1683 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 34 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 38 558.
Кызганычка каршы, коронавирус катлаулыкларын җиңә алмыйча дөньядан китүчеләр республикада көннән-көн арта бара. Соңгы тәүлектә тагын дүрт якташыбызның вафат булуы билгеле булды. Шулай итеп, Башкортстанда ковид корбаннары 589га җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә бу диагноз 119 кешегә куелган. 94 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 3 236 583 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 2 759.
Фото: nevnov.ru
Читайте нас: