28 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 514 817 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 367 821 кеше алган. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан Башлыгы атна саен үткәреэә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Башкортстанда вакциналау темплары үткән атнадан 10 тапкыр арткан. Бу күрсәткеч буенча республика Русиядә алтынчы урында тора.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы алдан теркәлү яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 180 вакциналау пунктында, шул исәптән мобиль пунктларда ясатырга була. Моннан тыш, алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.
Радий Хәбиров искәрткәнчә, узган атнада югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертелде. Документның яңа редакциясе нигезендә, 2021 елның 5 июленнән ябык биналардагы тукландыру оешмаларына (50 һәм аннан да күбрәк утырту урыны булганда), матурлык, косметика һәм СПА, массаж салоннарына, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, фитнес-клубларга, бассейннарга, шифаханә-курорт оешмаларына, шулай ук студентлар тулай торакларына вакциналау узу турында белешмә (сертификат) булган очракта гына керергә мөмкин.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/143072.html