+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 июнь 2021, 11:38

Ковидтан соң кайда тернәкләнергә?

Сәламәтлек саклау министрлыгында бу сорауга җавап бирделәр.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов республикада коронавирус белән чирләгәннәр өчен тернәкләндерү системасының ничек төзелгәне турында сөйләде.
"Коронавирус кичергән Башкортстан халкы Республика табиблык-физкультура диспансерына тернәкләндерүгә юллама алырга мөмкин. Ул Уфада урнашкан. Тернәкләндерү көндезге стационар шартларында уза. Моның өчен яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Без шулай ук тирәнтен диспансерлаштыру уздырабыз, аның кысаларында хроник авырулар, операция кичергән һәм инфекциядән соң катлауланулары булган пациентларны ачыклыйбыз. Шуннан соң алар өчен дәвалау программасы, планы һәм тернәкләндерү программасы төзелә. Әгәр дә тернәкләндерү медицина күрсәткечләре буенча кирәк икән, ул бушлай булачак ", - дигән ул.
Читайте нас